АЛТЫН и. 1. 1) хим. Сары яки кызгылт сары төстә, авыр, йомшак, чүкүгә бирелүчән затлы металл, химик элемент (сәнәгатьтә, медицинада, ювелир әйберләр ясау эшендә һ.б.да киң кулланыла). Минем беркайчан да алтын күргәнем юк. Р.Хафизова 2) тар. Шундый металлдан коелган акча. Алтын булгач, докторын да, алласын да, мулласын да, патшасын да сатып алып була икән шул. Г.Ибраһимов. Кадер-хөрмәтенең соңында бу мөритнең каршына йөз илле алтын китереп бирделәр. Идел // Гомумән акча мәгънәсендә. Саф көмештин җырларымны Җырламыйм алтын өчен. Ш.Бабич 3) Шундый металлдан эшләнгән затлы ювелир әйберләр. [Дамир:] Шәһәргә килгәндә, ул кызның бете дә юк иде. Ә хәзер танымыйсың. Колагы, һәр бармагы саен – алтын. Д.Салихов. Соңра хуҗа, алтыннарын акчага әйләндереп, атасыннан калган өйне җимереп, яңа өйләр салдырып, бөтенләй башка тормыш белән тора башлады. Мирас 4) Гомумән байлык. Минем атам, мирас итеп, Алтыннар калдырмаган. Ә.Ерикәй 5) Шуңа манылган ефәк җеп 6) Алтынлы яки алтын төсендәге буяу. Үтә күренмәле юка чынаяк китегенең нәфис бизәкләре өстенә --- алтын белән нәрсәдер язган булган, ләкин, заман үтү белән, сүзләре ашалып беткән иде. Г.Гобәй 7) күч. Яхшы, күркәм сыйфатларга ия булган; игелекле, изге күңелле яисә коллектив өчен бик кадерле булуы белән башкалардан аерылып торган кеше. Бер түгел, ун матай алып бирәм, дисәләр дә, барыбер, Хаҗи малае булмас идем мин. Минем үз әтием алтын! З.Хөснияр. Кеше түгел, алтын син, Мәрьям! Х.Хәйруллин 8) күч. Кадерле, бик кирәкле, әһәмиятле әйбергә карата кулланыла. И туганым, алтыннарның алтын түгеллеген, ә дөньяның – кояш, урман-кыр, су-дәрьяларның – чиксез кадерле алтын икәнлеген без бик соңлап, кабер якасында гына аңлыйбыз икән шул! Р.Хисмәтуллин 9) күч. алтыным, алтынкай Кадерләп, иркәләп һәм яратып әйтелә торган мөрәҗәгать сүзе. Сибай абый: «Я, булды, алтыным, булды», – дип кабатлый. Р.Хафизова. Өйләнешкәч, көннәрдән бер көнне Гөлмәрьям Габдрахманын иркәли-иркәли генә болай диде: – Алтыным! Үзең беләсең, хатын-кыз йорт җанлыклы була. Р.Хисмәтуллин. «Улым, алтыным минем, ничек яшисең, ничек гомер итәсең?» – дип сорый шикелле. Н.Дәүли. [Матэ:] Барыгыз, бар, чибәркәйләр, барыгыз, алтынкайлар. З.Зәйнуллин 2. с. мәгъ. 1) Алтыннан ясалган, алтыннан коелган. [Җангали хан:] – Алтын чүмеч кая, нигә көмештән саласың, – дип, бавырчыны орышып ташлады. М.Хәбибуллин. Сания туган көненә Рәшат Галиевич алып биргән йөзек кашы хәтле генә алтын сәгатенә карады. Х.Хәйруллин. [Замир] «Туйга чаклы төзәлер», – дип өстәмәкче иде дә, кире уйлады, алтын тешләрен ялтыратып алу белән чикләнде. Т.Галиуллин 2) Алтынга манылган; алтын йөгертелгән; алтын белән язылган. Аның өстендә – инәдән-җептән генә чыккан бик килешле хәрби кием, җилкәләрендә алтын укалы өлкән лейтенант погоны иде. Ш.Маннур 3) Сары сүзе янында килеп, ялтырап торган сары төсне белдерүче тезмә сыйфатлар барлыкка китерә (мәс., алтын сары, алтынсыман сары, алтынга тартым сары) 4) Ботаника, зоология һәм минералогия атамалары составында килеп, тезмә терминнар ясый (мәс., алтын балык, алтын кондыз, алтын корсак, алтын камчы һ.б.) 5) күч. Алтын төсле, ялтырап торган ачык сары төстәге; алтынсыман. Куе болыт арасыннан ай чыгып, бодайларны алтынга манды. Г.Гобәй. [Кояшның] Алтын нурлары көмеш бөркеттәй һава лайнеры канатларында уйный иде. Х.Хәйруллин. Ләкин озын, сылу керфекләр артына яшеренгән шаян күзләргә нәкъ шул алтын чәчләр мең матурлык, бетмәс тылсым өсти. В.Имамов 6) күч. Бик яхшы яклары, уңай сыйфатлары белән аерылып торган; уңган, булдыклы. Нәсимә, аның сүзен җүпләп: – Алтын егет... – диюгә, ул тагын --- хатны Нәсимәгә бирде. К.Нәҗми. Дөньяга күзеңне ачып бер карасаң, менә нинди икән бит ул хатын-кызның тезләнеп табынырдай алтын заты! В.Имамов 7) күч. Табышлы, файдалы, төшемле. Без инде үзебезнең байлыкларның, нефть һәм газларның нинди алтын мал икәнен бик яхшы аңладык. Р.Хисмәтуллин. – Диңгезчелек, Норочка, алтын һөнәр, – диде Феликс, кызның фикерен инкяр итеп. М.Юныс 8) күч. Сагынып искә ала торган, рәхәт, күңелле, кадерле. Ничек итеп онытыйм туган ягымны, анда узган алтын балачагымны?! И.Юзеев 9) күч. Бик акыллы, мәгънәле, әһәмиятле, игътибарга лаек. – Сүзләрең – алтын! – диде егет, аның белән килешеп. Р.Сибат. – Алтын сүзләр сөйлисең бит, Хәкимҗан абзый, – диде ул. В.Нуруллин. Ул чагында, шул минутларда, күрәсең, Илшадия бөек педагогның алтын сүзләрен онытып җибәргән булгандыр. Б.Камалов 3. хәб. функ. Бик әйбәт, бик яхшы; мөһим. Шуңа күрә --- дәшмәвең – алтын. Р.Кәрами ◊ Алтын алмам Балаларга карата иркәләп, кадерләп, яратып әйтелә торган мөрәҗәгать сүзе. [Бәдәр малайларга:] «Әйдәгезче, былбылларым... Мин сезне бер җиргә алып барыймчы, алтын алмаларыма керпе күрсәтимче...» А.Гыйләҗев. Алтын багана 1) Кадерле, кыйммәтле, бик кирәкле кеше. Күпме вакыт Гомәр абзыйсын – инде яше алтмышны узып барган, халык арасында абруй-дәрәҗәсе булган гыйлем иясен, нәселләренең алтын баганасы саналган мөхтәрәм затны тыңлап утыра. Ф.Сафин; 2) Ныклы терәк, тотып (туплап) торган зат яки нәрсә. [Дубасов:] Монархия – Россия өчен алтын багана. Р.Ишморат. Авылның алтын баганасы булган ун миллионнан артык крестьянны, «кулаклар» дип, бер гөнаһсыз килеш төрмәләргә утырталар, Себергә сөрәләр. Ватаным Татарстан. Алтын балык Кемнең дә булса теләкләрен тормышка ашырырлык мөмкинлек. Тәвәккәллә, алтын балык бер генә тапкыр эләгә, ычкындырмаска тырыш! Ф.Сафин. Алтын балык тоткандай булу Бик нык шатлану, куану, сөенү. Алтын балык тоткандай булды Ибраһим Гашигуллович. А.Вергазов. Алтын башлы Сәләтле, талантлы; якты һәм матур уйлы. Алтын бәһасе тору к. алтын бәясе тору. Менә-менә бу тирене кара син, кара-кара, җем-җем итә, көмеш тә көмеш, бу да – көмеш, алтын бәһасе тора. М.Хәбибуллин. Алтын бәясе Алтынга тиң, бик кыйммәтле, кадерле, әһәмиятле. – Күрик әле, нинди була икән ул андый алтын бәясе кеше, – дип шаяртып кычкырды арткы рәттән кайсыдыр. М.Хуҗин. Алтын бәясенә йөрү к. алтын бәясе тору. Алтын бәясе тору Алтын кебек югары бәяләнү, үз бәясеннән кыйммәтрәк тору, кыйммәткә төшү. Алтын бәясенә төшү Бик нык кыйммәткә төшү, күп акча сарыф ителү. Ничәмә-ничә мең чакрым юллар, диңгез-елгалар кичеп монда килгән һәм алтын бәясенә төшкән бу җиһаз ни хәлдә икән? Р.Кәрами. Алтын белән күмү к. алтынга күмү. Асылгәрәй улым, җанымны кыйма, гомереңә җитәрлек алтын белән күмәрмен үзеңне! Х.Хәйруллин. Алтын белән язу к. алтын хәрефләр белән язу. Алтын боҗра Яшәеш, тормыш итү өчен тудырылган барлык уңайлыклар, шартлар. Әлеге кызлар үзләренең алар өчен әти-әниләре махсус уйлап тапкан алтын боҗра эчендә икәнлекләрен беләләр. З.Хөснияр. Алтын бөртегем Балаларга карата кадерләп, иркәләп, яратып әйтелә торган мөрәҗәгать сүзе. – Үземнең улым, үземнең алтын бөртегем! – диде ул, горурлык белән. Ф.Сафин. Алтынга күмү Алтынны күп итеп, мул итеп бирү; зиннәттә, байлыкта, муллыкта яшәтү. Аннары аның йонлач кулларын үбә-үбә ялвара башладым: – Мәрхәмәтле бул, харап итмә; алтынга күмәрмен үзеңне, и кодрәтле вә гыйззәтле Иблис әфәнде! З.Мәхмүди. Алтын гасыр Дәүләт, фән, әдәбият, сәнгать һ.б.ш. тарихында чәчәк аткан чор. Гораций һәм Вергилий поэзия өлкәсендә «алтын гасыр» вәкилләре дип танылалар. К.Гыйззәтов. Алтынга (да) табып булмый 1) Акча түләп тә эзләп табылмый торган; 2) Кыйммәтле, бик кирәкле (кеше, зат, һөнәр иясе турында). Алтынга яллану Нинди дә булса эшне күп акча алу шарты белән башкарырга алыну. Алтын запас к. алтын фонд (1 мәгъ). Алтын кагыйдә Җәмәгатьчелек тарафыннан аксиома дәрәҗәсендә кабул ителгән һәм кешеләрнең үз-үзен тоту тәртипләрен билгели торган әхлак кагыйдәләре җыелмасы. Монысы – яңа кешелекнең һәр әгъзасы өчен алтын кагыйдә! Р.Фәизов. Алтын көз Көз айларында (сентябрь, октябрь) агач яфраклары ачык сары, кызгылт сары, янып торган кызыл һ.б.ш. төсләргә кереп чуарланган җылы, аяз вакыт. Чын мәгънәсендә алтын көз булды. Т.Нәҗмиев. Алтын кул(лы) Оста, сәләтле, булдыклы. Әтисе, минем бабай була инде, алтын куллы кеше. Т.Нәҗмиев. Моңардан Ингель Наузинның алтын куллы булуын күрделәр. Х.Камалов. Ул, ничектер, бу кешене телгә алып: «Бөек кеше, алтын куллы кеше!» – дигән иде. Р.Мирхәйдәров. Алтын мая Хәзинә, берәр нәрсәнең нигезен тәшкил иткән кыйммәтләр. Кайчандыр Мәрҗани тарафыннан башланган кулъязма мирасыбызны җыю һәм өйрәнү юнәлеше С.Вахиди эшчәнлегендә элегрәк чорларда күрелмәгән нәтиҗәләргә иреште һәм гомуммәдәни фондыбызның алтын маясына керде. М.Госманов. Алтын таулар вәгъдә итү Тормышка ашмастай вәгъдәләр бирү. Халидә, телдән алтын таулары вәгъдә итмәсә дә, йорт һәм хуҗалык кирәкләрен күңеленнән бик нык кайгыртып, алар турында уйланып йөри иде. Ф.Хөсни. Аларга бүген нинди дә булса вазифа башкарырга кеше кирәк икән, бернәрсә алдында да туктап калмаячаклар, алтын таулар вәгъдә итеп булса да, кешесен табып, шул урынга китереп куячаклар. Ф.Сафин. Алтын төп(ле) (булу) Керемнең бетмәс-төкәнмәс, иксез-чиксез күп табыш бирә торган чыганагы булу турында. Алтын туй Ир белән хатынның, гаилә корып, бергә тормыш итә башлауларына илле ел тулган дата. Алтын фонд 1) Дәүләтнең кыйммәтле металл коелмалары яки тәңкәләр фонды; 2) Әһәмияте зур булган, халык күңелендә сакланган һәм югары бәяләнгән сәнгать әсәрләре, әдәби әсәрләр тупланмасы. Югыйсә, ул мәхәббәт булмаса, гасыр дәвамында сәхнәләребез түрендә, күңелләребез түрендә яшәүче, сәнгать хәзинәсенең алтын фондын тәшкил итүче --- җырлар туар иде микән?! Мин сине ничек яраттым. «Шүрәле» балеты --- күпмилләтле совет музыкасының алтын фондында урын алды. Н.Юзиев. Алтын хәзинә к. алтын фонд (2 мәгъ.). Булган гомерендә халкына хезмәт күрсәтүдән башканы белмәгән, әдәбиятыбызның алтын хәзинәсен тәшкил итәрлек әсәрләр калдырган шәхеснең якты рухы каршында баш ияр өчен туган мөмкинлек иде бу! Э.Шәрифуллина. Алтын хәрефләр белән язу (басу) Кемнең дә булса исемен тарихка кертү, мәңгеләштерү. Алтын эчендә йөзү Бик бай, мул тормышта яшәү. Алтын юбилей Илле яшь тулу белән бәйле дата. 2003 елның гыйнварында Рәхимҗан Хөсәенов алтын юбилеен билгеләп үтте. Т.Нәҗмиев |