АЛТЫЛЫК и. 1. 1) Алтылы цифры

2) Алты очколы кәрт яки алты күзле домино. Уйный белеп уйнаучылар кулында кайчакларда гап-гади генә алтылык та этлек эшли аладыр. Т.Миңнуллин

3) Алты кешедән торган төркем

2. рәв. мәгъ. Алтыга тутырып, алтыга торырлык иттереп; «бишле» генә түгел «алтылы» билгесе дә (биш баллы системада кулланылмый, арттырып әйтү) куярлык. Кирәк булса, алтылык укып күрсәтермен, дидем. Э.Яһүдин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә