АЛТЫЛЫ с. 1. 1) Алты санын белдергән. Алты саны – алтылы, Эчендә бар алтыны. Г.Беляева. Баягы «алтылы» номер аркасында күңелдә туган шик-шөбһәләрне таратырга теләп, руль артындагы егеткә күтәрелеп карадым. Г.Гыйльманов

2) Алты кисәкле, алты компонентлы. Шул ук унберлене, киресенчә, алтылы һәм бишле буыннар тәртибендә төзегәндә, тагы да салмаграк, җитди һәм мәһабәтрәк ритмик алымда мәкальләр килеп чыга. Н.Исәнбәт

3) Күләме, номеры яки үлчәме алты булган

2. и. мәгъ. 1) Күләме, номеры яки үлчәме алты булган әйбер. Шуның өстенә соңгы ике айда иң зурларын – алтылыларын бирә башладылар. Я.Шәфыйков

2) Халык метрологиясе буенча, пычагының үлчәме алты уч озынлыгына тигез булган чалгы. Хәле бераз сыекланган картлар да шул алтылы белән чаба. М.Мәһдиев

3) «Жигули» автомобиленең алтынчы моделе. Бүтәннәрдән бик үк калышасы, кем әйтмешли, йөз белән туфракка капланасы килмичә, кредитка «алтылы» алган идем. Р.Зарипов. – Бар, тегеләргә әйтеп кил, «бишле»не яисә «алтылы»ны [машинаны] карасыннар!диде ул. Ә.Сафиуллин

4) Карта уенында: колоданың алты саны төшерелгән алты очколы картасы. [Беренчесе] Мин – пас! Алтылы тәмле булыр әле ул. Г.Камал

5) ирон. Мәктәптә: «бик яхшы»дан да яхшы билгесе (биш баллы системада кулланылмый, арттырып әйтү). «Алтылы»га җавап бирим, Укытучы абый?! Ә.Шәрәфиев

6) күч. Йомыш үтәүче, хезмәт күрсәтүче. «Шестерка», ягъни «алтылы» – халык телендә хуҗаның артын ялаучы хезмәтче ул, Гөлфия. Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә