АЛТЫ сан 1. 6 санын, микъдарын һәм цифрын белдергән сан атамасы. Безнең байлык хатын теккән алты ак сәрпинкә капчыкка сыйган иде. Т.Галиуллин. Әскар автовокзалга иртән сәгать алты тулганчы ук килде. М.Хуҗин 2. и. мәгъ. 1) 6 саны. Алтыны өчкә тапкырласак, унсигез була. Тик... нәрсә бу – аңа [жетонга] да шул ук «алтылар» чүкелгән түгелме – «66666»? Г.Гыйльманов 2) алтыбыз, алтыгыз, алтысы тарт. форм. Алты кеше, алты зат. Алтыбыз кошлар очып җитмәс җиргә китеп гаип булды. А.Гыйләҗев. --- авылга нигез салучы алты иптәше, алтысы да бер сүздә булып, «теге» тормышның серен беркемгә ачмадылар. Т.Нәбиуллин ◊ Алтыдагы – алтмышка (бара) Алты яшьтә холык-фигыле, гадәтләре нинди булса, алтмыш яшендә дә шундый; кеше картайгач та үзгәрми, кешене үзгәртеп булмый, мәгънәсендә кулланыла. [Заһидә:] Алтыдагы – алтмышка. Башта ук шулай икән, яңадан холкы үзгәрер дисеңме аларның? Ф.Сафин Алтың алты якка китү Төрлесе төрле якка таралышу |