АЛТА’У сан 1. Барысы, бөтенесе бергә алты булуны белдергән җыю саны. Аларны күргән саен аптырый идем: мин әниемә берәү генә, әле үзем дә эшлим, акча алам, алай да җитми, Мәсүфә апаның ялгызына – алтау!!! М.Хәбибуллин

2. рәв. мәгъ. Алты зат бергәләп, алтысы берьюлы. Ике бүлмәле кечкенә фатирда алтау яшәделәр алар. И.Гыйләҗев. Алтау киткәннәр иде, бишәү кайттылар. Н.Әхмәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә