АЛТАРЬ и. лат. Чиркәүнең көнчыгыш өлешендә иконостас белән бүлеп алынган һәм тәхет торган түр як. Әхмәровны тизрәк алтарь каршына бастырырга, христиан диненә күчүен тизрәк рәсмиләштерергә кирәк. Т.Миңнуллин. Христианнарда әнә кайсарларны, кенәзләрне, аксөякне алтарь янынарак, башкалардан аерып, өскә бастыралар. В.Имамов |