АЛТА’ЙЧА рәв. 1. 1) Алтай телендә 2) Алтайларга хас булганча, алтайларга охшатып 2. с. мәгъ. Алтай теленә караган, алтай телендә булган. Ап-ак, көмеш канатлар Җилгә тиеп сызгыра. Телләремә алтайча Иң кадерле сүз куна. Р.Вәлиев. В.Радловның замандашы А.Калачев исә теленгитларда (телеутларда) сүз осталарының «кожонче» (алтайча «кожоң» – җыр) дип йөртелгәнлеге турында әйтә ---. Татар халык иҗаты |