АЛТАЙ ТЕЛЛӘРЕ и. күпл. Сүзлек составы һәм грамматик төзелеше ягыннан охшаш үзенчәлекләргә ия булган, төрки, монгол һәм тунгус-маньчжур, кайбер галимнәр тарафыннан шулай ук япон һәм корея телләрен дә үз эченә берләштергән баба тел макросемьялыгының уртак исеме. Шунлыктан, әлеге телләрнең барысын бергә «алтай телләре» дип аталган тел семьялыгына кертеп карыйлар. Н.Фәттах |