АЛТАЙЛЫ и. 1) Телләре төрки телләр семьялыгына караган, күпчелеге православие динендәге, Алтай краеның Таулы Алтай автономияле өлкәсендә яшәүче төп халык (үзатамалары – алтай-кижи) һәм шул халыкның бер кешесе. Алтайлыларга гына хас гадәтенчә, [Токмашев] хатын-кызга күтәрелеп, озаклап карап тора белми. Ә.Галиев. Шул ук алтайлы халыклар фольклорында «Тулгаулар» жанры бар. Т.Миңнуллин. Ротабызда ойрот егете бар – алтайлы, казахка якын халык. Ш.Мостафин |