АЛСУЛЫК и. Алсу төс. Таң алсулыгында җил кузгалыр алдыннан була торган тоныклык сизелә иде. М.Юныс. Кояш яңарак баеган, күрәсең, бүлмәгә, матур да, моңсу да булып, шәфәкъ алсулыгы җәелде. К.Нәҗми. Аның битенә сыек алсулык йөгерде. Ф.Сафин