АЛСУЛАНУ ф. 1) Алсу төскә керү, алсу төс алу; аллану. Тышта ниләр бар икән: Юллар зәңгәр кар микән? Боз тәрәзә алсулана, Пожар микән, таң микән? Х.Туфан. Сәгатьләр үтә, ниһаять таң беленә, офыклар алсулана. Р.Фәйзуллин. Ул үз йортларыннан ерак булмаган Мәрҗани мәчете манарасының кичке шәфәкътә алсулануын күзәтә. Казан утлары 2) Алсу төс йөгерү, кызгылт төс барлыкка килү. Шул караштан икесенең дә бит алмалары алсулана. М.Хәбибуллин. Бу вакытта аның күзләре очкынлана, эчкә баткан яңаклары алсулана. С.Поварисов. Кыз әле генә биеп туктаган иде, йөзе алсуланып яна. М.Әмирханов. Алсуланып, кояш чыгып килә. Т.Миңнуллин Алсулана бару к. алсуланып бару Алсулана башлау Аз гына алсулык йөгерү, алсуланырга тотыну Алсулана төшү Бераз, берникадәр алсулану. Йөзе азрак алсулана төшә. З.Зәйнуллин Алсуланып бару Аз-азлап, акрын-акрын алсулану. Аннан соң яңа революцион күтәрелеш чоры башлана: шагыйрьнең «кояшы» да янә яктыра, алсулана бара. Р.Нуруллина Алсуланып бетү Тулысынча, тәмам алсулану Алсуланып җитү Тиешенчә, соңгы чиккә җитеп алсулану Алсуланып килү Акрынлап алсулану. Шәфәкъ алсуланып килә Алсуланып китү Кинәт алсулану. Аның бит очларына хәтле алсуланып китте. Р.Хафизова. Лизаның йөзе бер генә секундка алсуланып китте. Ф.Әмирхан Алсуланып кую Кинәт алсулану Алсуланып тору Әле, хәзер алсуланган хәлдә булу. Күзләрендә кабынган елмаю бит алмаларында бераз алсуланып торды да иреннәренә барып җитә алмыйча сүнде. Р.Вәлиев Алсуланып чыгу Алсу төскә керү. Фәридәнең сулган йөзе алсуланып чыкты. М.Маликова. Кояшка караган ягы гына кызлар бите шикелле алсуланып чыга. Ф.Латыйпов |