АЛСУЛАНДЫРУ ф. Алсу төскә кертү, алсу төс бирү. Елга аръягындагы урман өстен алсуландырып, таң беленә. М.Хәсәнов. Йөзәр грамм коньяк икесенең дә йөзләрен алсуландырды. Х.Хәйруллин // Алсу төскә буяу. Аның [яраланган кошның] каерылган канатыннан энә очы кадәр генә кан тамчылары саркып чыга да җиләк чәчәкләрен буйый, алсуландыра. Ф.Шәфигуллин Алсуландыра бару Торган саен ныграк алсуландыру Алсуландыра төшү Бераз алсуландыру Алсуландырып бетерү Тәмам, бик нык алсуландыру Алсуландырып җибәрү Бераз алсуланган төс бирү. Шулай уйлап, Галимҗанга сиздермичә генә, битенә иннек-кершән сөртте, иренен алсуландырып җибәрде. С.Поварисов Алсуландырып кую Алдан ук алсуландырган хәлгә кертү |