АЛСУ с. 1. 1) Ал төснең уртача дәрәҗәсеннән кимрәк булган төсне белдерә: аксыл кызыл, сыек кызгылт, кызгылт ак. Агачлар өстенә кунган алсу шәүләләр яшел яфракларны шәмәхә төсләргә манган. Н.Хәсәнов. Бу вакытта таңның алсу нурлары инде күк читен яктыртып килә. Ф.Садриев // Шундый төстә булган. Ул хатынының сызылып киткән кара кашларына, чак кына киңәя төшкән килешле матур борынына, алсу битләренә һәм күзгә ташланып торган кабарынкы иреннәренә иркәләп карады. Р.Кәрами. Озынчарак алсу йөзенә, им өчен генә дигәндәй, бераз гына сипкел сипкәннәр шикелле. Ф.Садриев

2) Төсне атаган сүзләр янында, шул төскә сыеграк ал төс катышуын белдереп, тезмә сыйфатлар барлыкка китерә (мәс., алсу кызыл, алсу сары, алсу яшел, алсу зәңгәр, алсу шәмәхә һ.б.) Фагыйлә --- алсу яшел бизәкле яулыгын артка бәйләгән. М.Хуҗин. Алсу шәмәхә офык, җемелдек тәрәзәле карасу өйләр, моңсу гына башларын игән карасу тупыллар – барысы да аста калды бугай. Р.Төхфәтуллин. Әйе, ни генә булмасын, бүгенге матур иртәгә, алсу зәңгәр күк йөзенең ерак читендә пәйда булган бер тотам кара болыт кисәге кебек, әлеге төш килеп кысылды. Р.Кәрами

3) күч. Якты, бәхетле, шатлыклы. Ир-егетнең гомерендә тылсымлы бер алсу көн була. М.Юныс

4) күч. Ясалма оптимизм белән сугарылган, артык романтик. Разилнең бу әсәре татар әдәбиятындагы төче, алсу әсәрләр мәктәбенә каршы гыйсъян куптару иде. Р.Батулла

2. и. мәгъ. Алсулык. Иртүк торып, чишмәгездән Алып кайт син таң суы, Сөттәй битләреңә төшсен Җитмеш таңның алсуы. Ш.Галиев. Моны берәүләр таң ату билгесе дип, икенчеләре кичке шәфәкъ алсуы итеп аңлады. М.Вәли-Барҗылы

3. хәб. функ. Алсулык, ал төстә булу. Йөгереп чыктым урамнарга, – Таңнар аткан чак иде: Дөнья әле алсу иде, Үзәннәргә зәңгәр ефәк Томан яткан чак иде. Ф.Зыятдинова

Алсу буяу Киләчәкне якты, гаҗәеп матур, өметле, ышанычлы итеп күрсәтә торган әйбер. Кайсылары, кемгәдер ярарга тырышып сөйләгәндәй, чыгышында алсу буяуларны кызганмады. Р.Кәрами. Уңай геройны алсу буяуларга гына манып, киресен начар итеп кенә күрсәтү алымы, гомумән, А.Расих өчен ят нәрсә. Р.Зарипова. Алсу җимеш Берәр нәрсәнең иң якты, уңай нәтиҗәсе. Сәер һәм кайнап, дулкынланып торган соңгы мәхәббәтемнең алсу җимеше Зәминәм хәзер инде җиденче сыйныфта укый. Ә.Гадел. Алсу иллюзия к. алсу күзлек. Димәк, кайчандыр булган алсу иллюзияләр төтен булып күккә очкан. Г.Әпсәләмов. Алсу күзлек Һәрнәрсәне кимчелексез һәм җитешсез итеп кабул итү, артык оптимистик караш. «Алсу күзлекләрең» бу вакытка инде йә ватылган, йә бөтенләй югалган була. Р.Мирхәйдәров. Адәм баласы, үзе бәхетле, көр күңелле булганда, әйләнә-тирәдәге мохиткә алсу күзлектән карый, тормышны якты, матур итеп күрә. С.Сабиров. Алсу (пыялалы) күзлек аша карау (күрү) Кемнең яки нәрсәнең дә булса җитешсез, кимчелекле якларын күрмәү; идеаллаштыру. Чөнки сезнең халык тормышка алсу күзлек аша карап өйрәнгән. Д.Бүләков. Сез бөтен тормышны алсу пыялалы күзлек аша күрергә өйрәнгәнсез. И.Хуҗин. Алсу күзлек киеп фикер йөртү к. алсу (пыялалы) күзлек аша карау. Алсу хыял Якты, матур, күңел түрендәге хыял; чынбарлыктан ерак торган, буш уй-теләк. Алсу хыялларга батып, кем белән бергәләп ант-планнар кордык? Р.Хисмәтуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә