АЛПЫ’-САЛПЫ рәв. 1. 1) Акрын кыймылдап, теләмичә, өстерәлеп; ава-түнә (бару, хәрәкәт итү)

2) Иренеп, сузылып-тартылып, ялкауланып; тырышмыйча гына, аннан-моннан гына. Алпы-салпы йөрүләр беткәч, хезмәттә дә тырышлык күрсәтә башлаганмын икән! Ш.Маннур

2. с. мәгъ. 1) Акрын кыймылдаган, теләр-теләмәс барган. Үз җае белән алпы-салпы тәгәрәгән тормышта мондый көтелмәгән хәл шактый киеренкелек тудырды. Д.Гыйсметдин

2) Ялкау, тырышмый торган, җиренә җиткереп эшләми торган; ваемсыз, эшкә салкын карашлы

3) Ышанычсыз

4) Үзгәрүчән, тотрыксыз



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә