АЛПА’Н-ТИЛПӘН рәв. 1. Йөргәндә, гәүдәне адым ясаган якка авыштырып, ян-якка авып; ава-түнә, айкала-чайкала (атлау, бару, йөрү). Әнә аларның берсе, алпан-тилпән килгән арада, европача киенгән әфәндегә килеп бәрелә. Ә.Исхак. Йөзә башлаган елларны Андрей, карт диңгезчеләргә охшарга тырышып, алпан-тилпән басып йөри иде. М.Юныс. Залга кереп, пыялаланган күзләре белән карап торгач, алпан-тилпән атлап, иң алдагы урынга барып утырды. Ф.Садриев 2. с. мәгъ. Әле бер, әле икенче якка авышып барган. Алпан-тилпән адымнар |