АЛПАМША и. 1. 1) фольк. Әкиятләрдә: батыр егет. Күп кенә галимнәр соңгы дәвер татар фольклорындагы Алып батыр, Алпамша, Сак-Сок сюжетларының --- болгар-хәзәр чорларыннан ук килүен искәртәләр. Х.Миңнегулов 2) күч. Баһадирдай зур гәүдәле, көчле кеше. Алпамша сыңары үзе, ә хәрәкәтләре искиткеч төгәл. М.Әмирханов. Ә мин аны фил гәүдәле бер алпамша дип уйлаган идем. Р.Зәйдулла 2. с. мәгъ. Баһадир, зур гәүдәле, көчле. Алпамша ир Гайнияне сәкегә аударды. Н.Әхмәдиев. Кысык күзле, бөтен битен сипкел баскан бу чуваш егете, алпамша гәүдәле булса да, бик тә юаш, сүзен дә күбрәк пышылдап кына сөйләшә торган егет иде. Х.Хәйруллин |