АЛПАВЫТ и. 1) Россиядә 1917 елга кадәр эре җир биләүче; дворян. Алпавытлар заманында табак-савыт җыештыру ялчылар өстендә булган. М.Юныс. Авылда мине элеккеге алпавыт йортына – икенче катка урнаштырдылар. Ә.Гаффар // Феодаллык мөнәсәбәтләре булган илләрдә: эре җир биләүче. Алиш немец алпавыты хуҗалыгында да хезмәт иткән, заводта шомартучы булып та эшләгән, урман да кискән. Р.Мостафин

2) иск. VI–XIII йөзләрдәге төрки дәүләтләрдә гаскәр берәмлеге башлыгының хәрби титулы. Курганнарда табылган затлы металлдан ясалган сәнгать әсәрләре исә сугышчы алпавытлар һәм грек колонияләре арасындагы алыш-бирешнең зуррак күләмле булуы турында сөйлиләр. Ә.Мөхәммәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә