АЛОГИЗМ и. гр. кит. 1) Мантыйк кагыйдәләренә сыешмый торган фикер сөреше; фикер йөртүдә логикасызлык, каршылык. Юк, бу – алогизм, башка сыймастай хәл, алай булуы һич мөмкин түгел. М.Сәхапов. Сез уйлап карагыз, алогизм: кешене – җирнең продуктын – сатарга ярамый, җирне сатарга ярый. Т.Миңнуллин

2) әд. Текстта көлдерү, ирония эффекты бирү өчен кулланыла торган стилистик ысул. Сатирада деформация – фантастик образлар, гипербола, гротеск, алогизм – шулай ук мул кулланыла. И.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә