АЛМАШЫНУ ф. 1. 1) Берәр нәрсә, эш-хәл урынына икенчесе килү. [Риан:] Ситуация алмашынды, картлач, ситуация. Г.Тавлин

2) Дежур булу яки эшләү сәгате тулгач, урынына кеше килеп, эштән бушату. Барып җитәр өчен егерме өч сәгать очарга кирәк, самолёт экипажы өч тапкыр алмашына. М.Юныс. Хәзер сине китергән городовойлар ярты төннән соң алмашына. Казан утлары

3) Үзгәрү, бер хәлдән икенче хәлгә күчү. Фидаяров күрде: бу юлы инде Тинчуринның күзләрендә баягы очрашудан туган шатлык чаткылары әллә нинди бер томанлы караш белән алмашынган иде. Г.Үзиле. Тора-бара, Самат күңелендәге бу сагыш үкенү тойгысы белән алмашынды. Г.Гыйльман. Ләкин башта аның чыдамлылыгына, кайгыдан сыгылып төшмәвенә, иренә турылыклы булып калуына соклану, соңга таба, аның үзенә соклану һәм, ниһаять, ярату белән алмашынды. Р.Кәрами // Кешенең рухи халәте, үз-үзен тотышы кинәт үзгәрү, башкачалану. [Габбас абый] Бер карасаң – бер төрле, икенче карасаң – бөтенләй башка, көзге көйсез көн кебек, һич уйламаганда алмашына. Г.Тавлин. «Чибәркәй» дигәнебез шундук кара коелып төште, күзләрендәге матурлык, күз ачып йомганчы, ямьсез нәфрәт белән алмашынды. Р.Низамиев

4) Билгеле бер тәртип белән берсе артыннан берсе килеп тору, берсе урынын икенчесе алу, чиратлашу. Көй алмашынганда, [Равил] --- Рухия янына барыр иде дә аны танцыга чакырыр иде. В.Нуруллин

5) Акылы, зиһене үзгәрү; сәерләнү, җиңеләю

2. и. мәгъ. Үзгәреш, бүтәнчәлек. Шул нисбәттә инде әүвәлге пәрдәдә күрелгән кешеләрдә дә алмашыну сизелә. Ф.Әмирхан. Тик Наҗия генә әтисендәге бу алмашынуларны төшенә алмыйча азаплана. Ф.Хөсни. Әгәр күзен ачыбрак, зиһенен туплап караса, [Нәҗип] үзе яшәгән бәләкәй дөньяда да әллә ниләр туып алмашынуын, үзе катнашкан вак-вак эшләрнең дә баш китәрлек олы вакыйгаларга барып тоташуын аңлар иде. А.Гыйләҗев

3. алмашынып рәв. мәгъ. к. алмашлап. Моторлы көймәдә хуҗа үзе генә, ә моторсыз көймәдә гадәттә ике-өч кеше була: ишкәкләр белән ишү җиңел эш түгел, шуңа күрә көймә хуҗасы үзе һәм бер-ике улы алмашынып эшлиләр. М.Юныс

Алмашына бару Эзлекле рәвештә, бер-бер артлы берсе икенчесенә алмашу. Ләкин, яши торгач, бу сөенечләр яшь ир-атның күңелендә көенечләр белән алмашына барды. З.Хөснияр. Бер-бер артлы алмашына барган буыннар – кешеләр язмышы матурлый җирне, озак дәвер яшәгән Өянке моңа инде күптән төшенгән иде. М.Галиев

Алмашына башлау Алмашыну билгеләре барлыкка килү. Тик соңгы вакытта гына төннәрен саташа, алмашына башлады. М.Әмирханов

Алмашына төшү Бераз, берникадәр алмашыну

Алмашынып алу Кыска вакыт эчендә, тиз арада алмашыну

Алмашынып бару Акрынлап, бер-бер артлы алмашыну

Алмашынып бетү Тулысынча, һәрберсе алмашыну. Ун ел түгел, дүрт ел эчендә кеше тәнендәге бөтен күзәнәкләр дә тузып, алмашынып бетәләр. Р.Батулла

Алмашынып китү Кинәт, көтмәгәндә алмашыну. [Повар] Газета өстенә иелгән генә иде, кинәт алмашынып китте. Г.Гобәй

Алмашынып тору Һәрдаим, бертуктаусыз, рәттән алмашыну. Койкалар үзгәрешсез кала бирә, ә авырулар алмашынып тора. Р.Кәрами. [Профессорның] Сырхаулыгы да бар, халәте рухиясе дә тиз һәм еш алмашынып тора. И.Нуруллин. Берсен-берсе кабатламый торган ямьле күренешләр әнә шулай алмашынып торалар. Г.Гобәй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә