АЛМАШЧЫ и. 1. 1) к. алмаш 1. (2 мәгъ.). Әле, җитмәсә, алмашчысы авылга кайтып киткән икән. Р.Кәрами. Шуңа күрә Сәрвия белән алмашчысы көндезләрен трактор янында кизү торалар. М.Хуҗин 2) Гомумән алыштыручы, алмашучы. «Вакыт» дигән нәрсә аңа алмашчы китерә. Ә.Баян 3) Алмаштыра торган, алмашка килә торган берәр нәрсә. Маркс --- капитализмның яңа формация белән алмашыначагын күрәзәлек итә, һәм шушы «алмашчы»ны ул «коммунистик формация» дип атый. К.Гыйззәтов 3) к. алмаш 1. (3 мәгъ.). Шул дөрес башлангычлы сәнгатьтән калган карашы, фикер йөртүе белән, бала чын кеше, хөрмәткә лаек яшь бер гражданин, алмашчы булсын. М.Шиһапов. Без хәзердән үк хезмәт сөеп, сезгә лаеклы алмашчылар булып үсәбез. М.Хәсәнов. Остаз үзеннән соң алмашчылар калдырмаса, аның китәргә хакы юк! Р.Фәйзуллин 2. с. мәгъ. алмаш 2. Алмашчы солдатлар да --- бер урында катып калды. Р.Батулла. Ә моның өчен синнән дә, Миннән дә җавап сорар Килер көн, улың, оныгың, Алмашчы укучылар. К.Булатова |