АЛМАШУ ф. 1. 1) к. алмаштыру (1 мәгъ.). [Танышы] – Биш төрерлек тәмәкегә алмаштым, – диде ул, шатланып. Р.Зарипова. Сату-алу белән, мал алмашып кына яшисе иде дә бит. Ф.Латыйфи. Йә инде, дөя хәтлек гәүдәле атны бер башмакка башма-баш алмаш инде, ә? З.Зәйнуллин 2) Башкага үзгәртү (исем, фамилия турында) 3) Эзлекле рәвештә берсенә алмашка икенчесе килү. Алмаша төн, әкрен-әкрен көн туа, Көн туып, ямьсез болытларны куа. Н.Исәнбәт. Казан читендәге төрле зурлыктагы яшел ямаулыкларга охшаган урман кишәрлекләрен соргылт кырлар, кечкенә генә болынлыклар алмашты. Г.Тавлин // Үзгәрү. Камиләнең тормышы яңа вакыйгаларга баеды; яшен тизлеге белән, күңелендә уйлар, фикерләр алмашты, яңа тәэсирләр, яңа хисләр пәйда булды... Матур буласың килсә 4) Хезмәт урынына яңа кеше, постка сменачы килү. Гадәттә, ул, смена алмашу алдыннан, диспетчер дебаркадеры янына килеп туктаган була иде. С.Сабиров // Өлкән буын кешеләренә алмашка килү, аларның алмашчысы, дәвамчысы булу. Ул вакыйгалардан соң алты дистә ел вакыт узды, берничә буын язучылар алмашты. Ә.Мостафин 5) Бер як, ил кешесе урынына икенче як, ил кешесен алу. Хәтта без «варвар» дип атаган чорларда да сугыш соңында әсирләрне алмашу булган. М.Галиев. Ләкин хәзергә кадәр Бохара иң якын күршесе Әфганстан белән дә илче алмашырга ашыкмый. Т.Әйди 6) Киемнең чистасын, юылганын яисә эш (хезмәт) киеме урынына башкасын кию. Юынып, чиста күлмәк-ыштаннар алмашып, аннары бер тәлинкә тары боткасы ашап, кайнар чәй дә эчеп алганнан соң, Каюм үзен бу дөньяга яңадан тугандай хис итә башлый. Р.Төхфәтуллин. Мулланур шуннан алдагы төнне генә минем өемнән, киемен алмашып, ашап-эчеп, үз аягы белән чыгып китте. Ә.Гаффар 7) юк. форм. Берәр нәрсәне бүтән әйбергә караганда кыйммәтрәк, кадерлерәк санау, аны бернәрсәгә дә үзгәртмәү. --- кыйбламны мин – туган туфрагымны – бүтән кыйблаларга алмашмам. Х.Әюпов 8) Бер-берсенә такмак әйтү, чиратлап, җырлар җырлау; әйтешү. Алар, төн буе шулай сөйләшеп, җырлар алмашып, бер-берсенә булган саф мәхәббәт һәм дуслыкларын уртаклашып, бөтен кайгы һәм борчуларын оныттылар. К.Насыйри 9) Туган илне, динне һ.б.ш.ны башкага алмаштыру. Токымың иман алмашты. Ш.Галиев 2. алмашып рәв. мәгъ.1) к. алмашлап. [Зөбәйдә] Фермада сыерларны алмашып сава. Б.Камалов. Дания белән Сания Яшьтән үк бик дус иделәр: Алмашып, кием киделәр, Алмашып, егет сөйделәр. Г.Афзал. – Барыбыз да [гармунны] алмашып тарткалый идек, – дип көлде Илдар. Р.Хәбибуллина 2) Аралашып, уртаклашып. Тамырына төшеп караганда, Г.Толымбайскийның фикерендәге төп нәрсә – безнең башка әдәбиятлар белән рухи алмашып яшәргә тиешлегебез, һичсүзсез, дөрес иде. Ф.Галимуллин 3. и. мәгъ. Бер нәрсәне икенче бер нәрсәгә алмаштыру. Әмма, утызынчы еллардан башлап, бу мөмкинлекләр тәмам бетерелә, төрки халыкларга мәдәни, рухи кыйммәтләр белән алмашу юллары ябыла. Ф.Галимуллин. Шул рәвешле, үсеп бара торган җәмгыятьтә сәүдә мөнәсәбәтләрен тудыру һәм яшәтү өчен алмашу кыйммәте кирәк була башлый, аның нәтиҗәсе буларак, акча барлыкка килә. Философия Алмашып бетү Һәрберсе, барчасы, булган бар нәрсә тулысы белән алмашу Алмашып җибәрү Бераз, тиз арада алмашу. Әби кайнатып куйган җылы су белән юынып, өс-башны да алмашып җибәргәч, үзен җиңеләеп һәм яшәреп киткәндәй сизә башлады. Г.Бәширов Алмашып кую Кинәт алмашу. Кайберсенең яшь кызны шәп мылтыкка алмашып куюы да бар. Г.Якупова Алмашып тору Еш, әледән-әле алмашу; бертуктаусыз алмашу. Бертуктаусыз алмашып торган ышану, шатлану һәм көенүләрнең ни мәртәбәгә җиткәнен, бер Ходай, үзең генә белерсең. Г.Ибраһимов. Чираттагылар биш минут саен алмашып торды. Һ.Такташ |