АЛМАШТЫРУ ф. 1) Берәр нәрсәне биреп (сатып, үзара килешеп һ.б.), аның урынына икенче әйбер алу; бер әйберне башка нәрсәгә алмашу. Шуннан мин шикәргә алмаштырам аны, майга-фәләнгә алмаштырам инде. Р.Миңнуллин. Әмма ул, озак уйлап тормыйча, аерым фатирын тагын, өстәмә акча алып, бер бүлмәгә алмаштырды. Я.Шәфыйков

2) Искергән, картайган, тузган һ.б.ш. әйбер урынына яңаны (сатып) алу, әйбер яңарту. Харис ага белән Кифая ханым, шәһәрдәге оныклары кайтыр алдыннан, сыерларын алмаштырган булалар. Т.Нәҗмиев // Вакыты чыккан, файдаланылган, кирәк булудан туктаган берәр нәрсә урынына икенчене (эчтәлеге, сыйфаты, билгеләнеше һ.б. буенча башкача булган әйбер) алу, алмашу. Китапханәгә китаплар алмаштырырга барса, аның үтенеп сораганы бер генә булды: батырлар турындагы, табигать турындагы китап. Г.Кутуй. Багдад сәүдәгәрләре, гадәттә, үз гомерләрендә күп кенә кибетләр алмаштыралар, бер ширкә ябып, бөтенләй башка эш белән алыш-биреш итә торган яңа ширкә ачып җибәрәләр. М.Юныс

3) Исем-фамилияне яисә берәр нәрсәнең исемен үзгәртү, башкача итү. Бер елны Мәскәү газеталарында: «Мин, Хәйретдин Минһаҗев, исем-фамилиямне Харитон Михайловка алмаштырам», – дип язылган була. Г.Бәширов. [Хатта поэмагызның] «Исемен алмаштырырга туры килер», – дип язылган иде. Ә.Галиев

4) Нәрсәләрнең дә булса урыннарын үзгәртү; берсе урынына икенчесен кую (әйтү һ.б.). Чөнки, шул беренче хәрефне алмаштырып әйтү аркасында, бөтенләй ямьсез мәгънәле икенче сүз килеп чыга. Ш.Маннур. Ул бер-берсенә чалыштырып утырган аякларын әле тегеләй, әле болай алмаштырды. Р.Харрасова

5) Эштән азат ителгән зат урынына аның вазифаларын башкару өчен икенче кешене билгеләү. Җәмил Баймуллин Партиянең югары уку йортына китү сәбәпле, аны Фадбир Сафин алмаштырды. Г.Шакиров // Өлкән буын кешеләренә алмашка килү, аларның алмашчысы, дәвамчысы булу. Инде менә без, моңарчы мәче тиресе белән куян тиресен дә аера белмәгән яшь егетләр, яшь кызлар, шул мишәр дәдәйләрдән мех сортлауның нечкә серен өйрәнергә һәм, тора-бара, аларны акрынлап алмаштырырга тиеш идек. Ә.Еники // Эш урынына, постка һ.б.га яңа смена килү. Алар артыннан ике кыз, чыгып, каравылны алмаштырды. Р.Батулла. Хөрмәт --- осталарның сүлпәнрәк эшләгәнен алмаштырды. Б.Рафиков

6) Өс киемен яки аяк киемен салып, икенчесен кию. Үземә дә өс-башны алмаштырып чыкмый булмас. Ә.Фазылҗанов. Алар эш киеме булган кожаннарын, кайры туннарын, мамык сырмаларын каракүл якалы пальтоларга, кубанка яки йөнтәс мех бүрекләргә алмаштырганнар. Г.Ахунов // Моңарчы кулланылган әйбер урынына башканы кую. Әни миңа, аягымдагы бәйләүне алмаштырырга медпунктка керергә кушып, язу калдырган. Г.Тавлин. Ничә кат инде чыбыркысын, иярен тикшерде, киеп чыгасы галошларының эченә салган кәгазьләрен, ошатмыйча, кат-кат алмаштырды. Н.Әхмәдиев

7) Юкка чыгып, кулланыштан чыгып бара торган нәрсә урынына алмашка икенче төрлесе барлыкка килү. Элекке гарәп алынмаларын рус сүзләре һәм рус теле аша кергән халыкара терминнар белән алмаштыру

8) Чиратлашу, берсе урынына икенчесе килү. Мәсәлән, төн уртасында күк меридианы тирәсеннән, берсен-берсе алмаштырып, төрле даталарда төрле йолдызлыклар үтеп китә. Левитан. Әле менә шулардан айнып, улына күзен күтәреп карагач, бер хатирәне икенчесе алмаштырды. Х.Сарьян

9) Саф һава кертү, җилләтү. Тәрәзәләрне ачтырып, һаваны алмаштырдым. Г.Кутуй

10) Берсе икенчесен алыштыру, алмашлау, алмаш-тилмәш башкару. Аннары Гайнулланы – Мостафа, Мостафаны Галимҗан алмаштырды. Т.Нәбиуллин

11) Акчаны ваклау яки эреләү. Әле монда килгәндә генә, тәмәке алганда, бишлек алмаштырды. Г.Камал

12) күч. Дөньяга карашыңны, илеңне, урыныңны, динеңне һ.б.ш.ны ташлап, башкага күчү, хыянәт итү. Фазыйлның иман алмаштыруыннан --- миллион мәртәбә алдарак торган бер хәбәрне --- атлар җигелә башлагач кына сөйләде. Г.Ибраһимов // Эш, шөгыльне үзгәртү; икенче эшкә күчү

13) күч. Кешенең психик, рухи халәтендә үзгәреш булу. Бичәнең чыраенда иртәнге матур алсулык сүнгән, күзләрендәге яшел яктылык уңган, яшел һәм ал төсләрне каракучкыллык алмаштырган иде. Ә.Баянов. Көлүне тагын сагыш алмаштырды. Р.Батулла. [Ир] Мөлаемлыгын, төчелеген бик тиз астыртын усаллыкка алмаштырды. Г.Әпсәләмов

14) күч. Кыяфәтне, өс-башны яки берәр нәрсәнең төсен үзгәртү

15) күч. Кемгә яки нәрсәгә дә булса тиң булу, аңа тәңгәл килү. Кояш нурын тәмле аш та, кыйммәтле җиһаз да, акчага алган бәхет тә алмаштыра алмый. М.Юныс. Димәк, бары ул гына Зәнфирәне алмаштыра ала, бары ул гына аның йөрәк ярасын төзәтә ала. Ф.Садриев

Алмаштыра башлау Алмаштырырга тотыну. Алар урыннарыннан кузгалыштылар, ашыга-ашыга, киемнәрен алмаштыра башладылар. Г.Әпсәләмов

Алмаштыра бару Һәрберсен, булган берсен бер-бер артлы алмаштыру. Шунысы да мәгълүм, идарә итүче катлам яки төркем, иртәме-соңмы, үзенең җитәкчелек итү ысулларын үзгәртә, алмаштыра барырга мәҗбүр. Ә.Баян

Алмаштырып бетерү Тулысынча, барысын да алмаштыру

Алмаштырып килү Һәрвакыт, даими алмаштыру. Ул исемне алмаштырып килә. Татар грамматикасы

Алмаштырып кую Алдан алмаштыру; алмаштырган хәлгә китерү. Кичә генә хәреф танымый иде, бер төн эчендә әйтерсең [Хәбибә түтине] алмаштырып куйганнар. Г.Тавлин. Иртән табигатьне икенче ягы белән алмаштырып куйганнар диярсең: яңгыр туктаган, күк йөзе шома зәңгәр булып ачылган, аяк асларын туңдырган. Р.Низамиев

Алмаштырып тору Еш, әледән-әле алмаштыру. Моңа рәхәтләнеп эшләргә дә, ашарга да, яшәргә дә, иске машиналарны яңага алмаштырып торырга да була. М.Юныс

Алмаштырып чыгу Һәрберсен, рәттән бер-бер артлы алмаштыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә