АЛМАШТЫРГЫСЫЗ с. к. алыштыргысыз. Нәкъ вакытына туры килде, кукурузны якларга кирәк, безнең шартларда әйбәт үсә ул, маллар өчен алмаштыргысыз азык булачак. Х.Сарьян. Буфетның ул чакта тулы һәм алмаштыргысыз хуҗасы булып, югарыда әйтелгән Зифа эшли иде. Я.Шәфыйков. Бүреҗан, гомумән, шушы җимерек дөньяда кирәкле нәрсәләрне эзләп табу буенча алмаштыргысыз ярдәмчегә әверелде. Б.Рафиков |