АЛМА’Ш-ТИЛМӘШ рәв. 1) к. алмашлап (1 мәгъ.). Ун-унбиш көн ачык далада, учак ягып, иптәшләре белән алмаш-тилмәш черем итеп төн үткәрүләр --- аны тәмам йончыткан иде. Ф.Садриев. [Вәкилләрне] Агай янына меңгерү өчен, унлап ир-егет алмаш-тилмәш, сәгатьләр буена баскыч казыды. Г.Үзиле 2) Әле берсен, әле икенчесен. Тимгелкүк, соңгы көчләрен җыеп, алгы аякларын алмаш-тилмәш күчерә-күчерә, авылга таба борыла башлады. М.Хуҗин // Әле берсенә, әле икенчесенә. Шактый чаларган чәчле бер майор, алмаш-тилмәш, сәгатенә һәм кабинет ишегенә карый-карый, ишекле-түрле йөренә. Г.Бәширов |