АЛМАШСЫЗ с. 1. Алмаштырылмый торган, алмашы булмаган. Ләкин аларның алмашсыз җитәкчесе, әлбәттә, һәрвакыт Хәмит Ярми булды. Х.Мәхмүтов

2. рәв. мәгъ. Берәү белән дә алышмыйча, үзе генә; бер нәрсәне дә алыштырмыйча. Берничә көн радиоактив тузаннар очып торган күл төбендә алмашсыз эшләгәч, әзмәвердәй Фәргатькә дә әллә нәрсә булды. Ф.Бәйрәмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә