АЛМАШЛЫК и. грам. Зат яки предмет, күренеш исемен турыдан-туры атамыйча, бары тик аларга ишарә ясап, сөйләмдә, контекстта гына ачыкланган һәм исемгә, сыйфатка, рәвешкә, фигыльгә караганда гомумирәк, абстрактрак төшенчәләрне белдерә торган мөстәкыйль сүз төркеме. Алмашлыклар, галимнәр әйтүенчә, иң борынгы сүзләр дип саналалар. Ф.Сафиуллина. Биредә «аның» алмашлыгы, күп гасырлар җәберләнгән туган халык, мәгънәсендә алынган була. Казан утлары |