АЛМАШЛЫ с. Алмашып, чиратлашып башкарыла торган. Мәшһүр гарәп сәяхәтчеләре әл-Гарнатый белән Ибне Баттута, болгарларда үзләре булып һәм аларның төньяк кабиләләре белән мөнәсәбәтләре турында күп тапкырлар ишетеп, XII һәм XIV йөзләрдә дә шул ук алмашлы сәүдә ысулы яшәве хакында язып калдырганнар. Р.Фәхретдинов |