АЛМАШЛА’У ф. 1. сөйл. Алмаш-тилмәш эшләү, чиратлашу яки чиратлаштыру, берсе икенчесен алыштыру

2. алмашлап рәв. мәгъ. 1) Бер-берсен алмаштырып яки чиратлаштырып, бер-берсе белән чиратлашып. Сөргән җирдән атларны алмашлап менәм дә, әйдә куарга. З.Зәйнуллин. Болай булса, чанада үзләренә урын да калмас, Минзәләгә кадәр, алмашлап, җәяү кайтырга туры килмәгәе, дип курка да башлаган иде. Ф.Сафин. Уллары Айдар белән кызлары Лилияне алмашлап карау өчен, Фирая ханымга эшкә кичке мәктәпкә күчәргә туры килә. Э.Шәрифуллина. --- бергә укыган дус егетем белән хәтта әти-әниләр дә буташтыра иде, ә башкалар хакында сүз дә юк, без хәтта кызлар озатырга да алмашлап йөри идек. М.Кәбиров

2) Кулалмашка, әле берсенә, әле икенчесенә. Вилдан абзыйларың да безнең белән бергә чирәм алганнар икән, шулар белән алмашлап сөрергә булганнар. Г.Ибраһимов

3) Чиратлап, алмаш-тилмәш; әле берсе, әле икенчесе алышынып. Мәшти әйткән: «Алмашлап торырбыз: элек мин йоклармын, син каравылларсың, аннан син каравылларсың, мин йоклармын». Әкият. Без --- алмашлап, тары төябез. Ч.Айтматов. [Егетләр] Нечкәрәк бүрәнәләрне алмашлап кисеп, сал бәйли башладылар. Р.Батулла. Ике уку йортыннан да студентлар ашханәгә, алмашлап, дежурга йөри торган иде. Д.Бүләков



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә