АЛМАШКА рәв. 1. Кемнеңдер урынына, аны алмаштыру өчен. Чалабай агасы елына ике-өч мәртәбә кышлакка – гаиләсе янына кайтып киткән көннәрдә, иптәшенә алмашка кеше килсә дә, Амантай һәрвакыт ялгызлык хисе кичерә иде. Т.Әйди. [Кәбир:] Сәми бабасына алмашка ат караучы булып барачак. А.Хәлим. Аларга алмашка башка кабиләләр һәм халыклар килә дә үз дәүләтләрен төзи. Г.Фәйзрахманов // Берәр нәрсә урынына (киелү, тотылу, саклану, файдаланылу). Һәм өйдәгеләреңә алмашка дип җибәргән күлмәк-ыштаныңны, юып, шикәр суында кайнатып алып киләләр дә, ашказаның ачка киселгән саен, имчәк бала кебек, шуларны суырып ятасың. Р.Сибат. Гафу итегез, хәрби комиссарныкы дип исәпләнгән маузерны вакытлыча үземнекенә алмашка биреп тора алмассызмы икән? Т.Әйди // Берәр нәрсә урынына, аны алмаштырып. Иренә яшьлеген, мәхәббәтен бирде. Өч ул бүләк итте. --- Алмашка ни алды? Хыянәтме? Ф.Җамалетдинова. Яшьлек талпынуына алмашка үкенү, ачыну килә. Казан утлары 2. с. мәгъ. к. алмаш 2. (1 мәгъ.). Алмашка күлмәк тә эләкмәде хәтта, яну-пешүдән көчкә котылып, бер кат киемнән, сәләмә йорт бусагасына кайтып аудылар. Н.Гыйматдинова |