АЛМАШ и. 1. 1) Алмаштыручы, алмашка килүче. Беренче класста шуларны хәтерләткән йә шук, йә тыңлаусыз балалар була икән, күңелдән: «Фәлән малайга алмаш килде инде!» – дип уйлап куймыйсыңмыни? Я.Зәнкиев // Алмаштыра торган, шуның урынына кулланыла торган әйбер. Йөзәрләгән эшче, куәтле техника бер-ике елда кырган агач урынына алмаш утырту өчен, дистәләгән ел кирәк. Г.Якупова. Горкида урнашкан аптекага кереп, бер сәгать эчендә Сакманов барлык кирәкле даруларны күтәреп чыкты. Тик берсенә генә алмаш биргәннәр. Т.Галиуллин

2) Хезмәт урынында, постта һ.б.ш.да бер-берсен алыштыручы, эш сәгате бетүгә, икенчесе, килеп, аның эшен дәвам итүче; сменадаш. Дежурда корымга буялып беткән соры бушлат кигән әрмән егете Папаян белән рус Менькаев төнгә кадәр, алмаш килгәнче булачаклар. С.Шәрипов. Бер тәүлектән алмаш җибәрәм, дип Калган иде кече лейтенант. Г.Сәгыйров // Эштән азат ителүче урынына аның вазифаларын үтәү өчен билгеләнгән икенче кеше. Һәр председатель бу эшне үзеннән соңгы алмашына калдыра килде. Н.Хәсәнов

3) Өлкән буын кешеләрен алмаштыручылар, аларның эшен дәвам итүчеләр (гадәттә яшь буын турында). Хәзер алар вахтага басты, бабайларына, аталарына алмаш үсте. Ә.Хәбибуллин. Юк, арттан ияреп килүче яшь көчләр күренми. Алмаш күрмим. Ф.Сафин. Мондый күңелсезлекнең бер сәбәбен тәҗрибәле белгечләрнең үзләренә алмаш әзерләмәүләреннән, бәлки, әзерли алмауларыннан эзләргә кирәктер. М.Госманов

4) грам. иск. Алмашлык. Сорауны аңлата торган алмашлар сөаль алмашы булалар. Җ.Вәлиди. Декламация тибындагы шигырьләргә күз салсак, аларда күбесенчә «без», «сез» кебек алмашларны күрәбез. Г.Нигъмәти

2. с. мәгъ. 1) Берсе урынына юылганы, чистасы яки яңасы булган; берсен салып, икенчесен кия торган, алмаштыра торган. Сөлге, алмаш күлмәк алып, Габдрахман мунчага китте. М.Юныс // Бер-берсен алмаштырып торган, берсе икенчесен алмаштыру өчен тотылган. Аннан, ике көнгә бер, пайтәхеткә алмаш җайдаклар чаба. Ф.Латыйфи. Кибәкне алмаш арбаларга җыялар, ә саламны, бөтен килеш, тезем ясагыч ярдәмендә, теземләп салып чыгалар. Урып җыю машиналары // Берсе урынына икенчесе кулланыла торган. Кеше, алмаш исемнәр кулланып, сүзнең тылсым көченнән файдаланырга, үзе өчен хәвефле затны сүз ярдәмендә зарарсызландырырга, буйсындырырга, яхшы якка үзгәртергә омтылган. Х.Мәхмүтов

2) Хезмәт урынында, постта һ.б.ш.да бер-берсен алыштырган, эш сәгате бетүгә, икенчесе аның эшен дәвам иткән. Август ахырларына кадәр Рәхилә әнисе белән бергә җәйләүгә йөрде, алмаш савымчы булып эшләде. Ф.Сафин // Алмашлап, чиратлап эшли торган; алыштырылган. Барлык комбайннарның да басуда була алмавының икенче сәбәбе – алмаш сменага кеше җитмәү. И.Низамов

3) Өлкән буын кешеләрен алыштырган, аларның эшен дәвам иткән. Мөмкин булган бар чаралар белән бу хәзинәне ишәйтергә, аны алмаш токымга да тапшырырга тырыша. Ф.Дунай

3. рәв. мәгъ. сөйл. к. алмашлап. Алмаш эшләү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә