АЛМАЧУАР с. 1. 1) Аксыл, каралҗым түгәрәк (алмасыман) таплары булган җирән яки күк төстәге (ат турында). Яшел эшләпәңне киеп, алмачуар атка менеп аласың да, иртә таңнан кояш баеганчы, син шунда – яшеллек кочагында. Р.Төхфәтуллин. Хыяллана бит инде Хәмит, бәләкәй алмачуар бияне шуңа җигәм, дип. З.Зәйнуллин

2) Төрле төстәге таплары, бөрчекләре булган; ала-кола, чуар. Әнисе шулай дип җавап кайтарды, үзе башындагы алмачуар яулыгыннан да битәр кызарды. Х.Хәйруллин

2. и. мәгъ. Аксыл, каралҗым түгәрәк таплары булган җирән яки күк ат; ат кушаматы. – Чү Алмачуар, таптатма! Н.Гыйматдинова. Бәхәссез, ат шәп, Алмачуар кебек ат Болгарда бер иде. М.Хәбибуллин. – Алмачуар алдан киләчәк! диде Әмир. Р.Зәйдулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә