АЛМА’НЧА рәв. 1. 1) Алман телендә. Француз белән – французча, инглиз белән – инглизчә, алман белән алманча теттереп сөйләшәләр. Х.Сарьян

2) Алманнарча, алман халкындагыча. Ә ул урысча, ләкин сизелерлек (алманча дип әйтимме) акцент белән әйтә куйды. А.Тимергалин

2. с. мәгъ. Алман теленә караган, алман телендә булган. Әдипнең [Г.Исхакыйның], татар теленнән тыш, төрекчә, гарәпчә, урысча, полякча, французча, инглизчә, әрмәнчә, алманча һәм кайбер башка телләрдә язылган яисә басылган материаллары да бар. Х.Миңнегулов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә