АЛМАН и. гар. 1) Телләре һинд-европа семьялыгының герман төркеменә караган, Германиядә яшәүче төп халык атамасы (үзатамалары – дойче). Без аларны «җәлилчеләр төркеме» дип йөртсәк, алманнар исә аларны «Курмашев группасы» дип атый. Р.Мостафин. Тимергалиев урыс, француз, алман телләрен яхшы белә. Х.Миңнегулов. Менә шулай алман җире Йотып калды гүзәлне. Ә.Хәсәнов. Үзем дә юлга чыгар алдыннан Казанда алмаштырып алган барлы-юклы алман маркаларын саклар өчен хатынга биреп куюыма куанып бетә алмадым. Н.Әхмәдиев 2) Шул халыкның бер кешесе. Безгә бик кызык эчтәлекле бер хат килде: Алманиядә эшләүче төрек егете алман кызына өйләнгән. Инсан һәм дин |