АЛМАЛЫ с. 1) Алма бирә торган, алма күп булган. Алмалы ел иде ул! Р.Фәйзуллин. Яшь күңелләренә тәүге кайнар сөю хисе килеп тулган ул ел әнә шул кояшлы, җылы, матур, алмалы сентябрь көнендә башланды. Ә.Хәсәнов

2) Алмасы булган. Мин утырам агачта, Алмалы алмагачта. Л.Шәех. Бүген ул --- үзен өйрәнде. Тар маңгай, эчкә баткан сары алмалы күзләр, җилкәгә үк сыланып утырган имән муен. Т.Галиуллин

3) Алма кушып әзерләнгән, алма катнаштырылган. Моннан тыш әле уылдыклы бутерброд, яшел борчаклы бутерброд, эремчекле бутерброд, алмалы бутербродлар бар... Матур буласың килсә

4) Алма кебек бизәк (рәсем) төшерелгән; эре-эре бизәкләре булган. Безнең кызлар суга бара, Чиләкләре алмалы. Алмалы чиләкләренә Кунмаган кош калмады. Җыр. Аның нәфис гәүдәсен нәкъ менә шушы алмалы көянтә, ап-ак зур чиләкләр тагын да матурлаталар. М.Мәһдиев

5) күч. Якты, матур, искиткеч гүзәл (киләчәккә өмет һ.б. турында). Азмы – алмалы хыял алдады! Ф.Яруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә