АЛМАЛАНУ ф. 1) Алмагач алмага җимешләнү, алмагачның, чәчәкләре коелып, җимешләре барлыкка килү. Алма алмаланган чак та кебек. Т.Нәҗмиев

2) күч. Алсулану, алсу төс йөгерү, алмага охшап тору. Тик очынып биюдән алмаланган йөзе генә елт-елт күренгәләп ала. Н.Нотфуллина

Алмалана бару к. алмаланып бару

Алмалана башлау Алмаланырга тотыну

Алмалана төшү Бераз алмалану

Алмаланып бару Акрынлап, алмалар барлыкка килә башлау

Алмаланып җитү Алмаланган хәлгә килү, тулысынча алмалану

Алмаланып килү Акрынлап алмалану

Алмаланып тору Әле, хәзер күз алдында алма сыман булып күренү. Яңа туган сабый димәссең – яңа тулган ай диярсең: бит очларың туа-туышка алмаланып тора. Ә.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә