АЛМАЗ и. 1. 1) Үзенең ялтыравы һәм катылыгы белән башкалардан өстен булган минерал. Ни генә юк анда – алтыны да, бакыры да, тимере дә, мәрмәре дә, нефтегазы да, гәүһәр ташлар, алмазлар – барысы да бар... Ф.Бәйрәмова. Ләкин тәҗрибәле остазның очлы күзләре бу чын алмазның әле байтак кыр-кабыргаларын шомартырга кирәклеген дә абайлап алды. Р.Вәли 2) Үтә күренмәле, кырланган һәм шомартып ялтыратылган кыйммәтле асылташ. Ашлыкның һәр бөртеге – алмаздан, алтыннан кыйммәтрәк. Б.Камалов 3) Пыяла кисү өчен, кечкенә сапка шул ташны беркетеп ясалган корал. Менә ул --- пыяланы кысты, чак кына уңга янтайды һәм --- кулындагы алмаз белән «чыж-ж» иттереп йөртеп алды. А.Гыйләҗев. Алмазны күкрәк кесәсеннән чыгарып, бик кадерләп төргән ак яулыгымнан алдым да пыяланы кирәк урыныннан чыжылдатып кына сыздым. Г.Бәширов 2. с. мәгъ. 1) Шул материалдан эшләнгән, шундый таш уеп утыртылган. Әбинең сандыгында алтын беләзекләре белән алмаз кашлы йөзекләре һәм ике билеты бар. Ш.Мөхәммәдев. Анда – алтын-көмеш акчалар, муенса, беләзек, алмаз ташлар, тагын бик күп төрле бизәнү әйберләре... Р.Сәгъди 2) күч. Елтырап торган. Сөмбеләнең алмаз яшьләре шунда эзсез сеңеп бара... А.Гыйләҗев 3) күч. Каты һәм нык; үткен. Алып кайтты алмаз кылычында Ил саулыгын, җиңү шатлыгын. М.Җәлил. Җил анага улларының сугыш кырында алмаз кылычлары кулларыннан төшмәве, соңгы тамчы каннары тамганчы көрәшүләре турындагы изге хәбәрне алып килә. С.Поварисов 4) күч. Бик кыйммәтле, кадерле нәрсә. Балкып торган, үзенә тартып торган «Татарстан» дигән бу алмаз – Хәтәр елларда да югалмады, Президентлы чакта югалмас, Югалмас! Р.Низами. Сабырлыклар – алтын, сүзләр – көмеш, Күзләр, дөрес, алмаз бәясе. Яши-яши аңлый икән кеше Һәр нәрсәнең үлчәм мәгънәсен. С.Якупова 5) күч. Берәр нәрсәнең нигезен, үзәген чагылдырган; үзенә иң әһәмиятлесен алган. Телнең үсеш хасияте дә шулай: дәверләр буена берничә сүз берләшеп чарлана-чарлана килә дә, ниһаять, тыгыз кысылып, алмаз ядрә булып йомарлана, төп сүзне хасил итә. М.Галиев 3. хәб. функ. Бик яхшы, бик әйбәт; үткен, очлы. Белекченең күзләре алмаз иде, ул алай да күзлек киде. Н.Гыйматдинова |