АЛМА’ АПА и. диал. Балаларның әниләренең бертуган кече сеңлесенә мөрәҗәгать итү сүзе. Рәсимә – башкомандующий урынында, кияүләр аңа барысы да «апа» дип, сеңелләре исә төрлечә, исем белән дә, «апа» дип тә, «дәү апа», «алма апа» дип тә дәшәләр. М.Мәһдиев. – Гөлсем апа! Алма апакаем! – дип чәр кычкырып, ярсып елый-елый, эне-сеңелләре төрле яктан килеп ябырылдылар. В.Имамов |