АЛМА и. 1) Алмагачның җимеше. Алмалар пешкән чак. М.Юныс. – Алма сатарбыз, – диде Хәлим. – Алма... Алма ул әле кайчан өлгерә. И.Гази

2) алмасы тарт. форм. Күзнең түгәрәк рәвешендәге урта өлеше, үзәге. Кысыла төшкән күзләре эчендә йөргән кара алмаларыннан да, вакыт-вакыт мимылдап куйган юка күгелҗем иреннәреннән дә авыр уйларыннан котыласы килгәнлеге әллә кайдан аңлашылса да, сүзне Нурисә башлады. Р.Харрасова

3) Хайваннарның тиресендәге төп төс өслегендә ак яки кара, күгелҗем һ.б.ш. түгәрәк тап барлыкка китергән йон төкләре

4) сөйл. Алмагач. Һәр агачның җимеше пеште, миләшнеке – миләшчә, алманыкы – алмача! Г.Исхакый

5) алмам күч. тарт. форм. Гашыйкларның берсе, сөйгән яр. Ярты алмам, ярты алмам кайда? Үземнекен ничек табарга? Сайлап алган ярым хата булса, Ялгышырлар башка ярлар да. Ф.Мөслимова

Алма бит(ле) Бите, йөзе матур, чибәр булган; алсу түгәрәк битле. Әй алма бит, алма бит, дип, Алма битләр кала бит, дип, Җырлый-җырлый моңаям да Елап кына юанам. Ф.Мөслимова. Кызлары да кызлары – Алсу алма йөзләре, Ялкауларга яр булгач, Акаядыр күзләре. Такмак. Алма йөз(ле) к. алма бит(ле). Алма кебек Бик матур, искиткеч гүзәл, сылу. Башыма әллә нинди уйлар, күз алдыма алма кебек улым белән кызым һәм җәмәгатем килде. Т.Нәҗмиев. Алма кисәгем Иң якын, яраткан, сөйгән кешегә яисә сөйләмгә ягымлылык өстәү өчен әйтелә торган мөрәҗәгать сүзе. [Автобусны] Үткәреп җибәрүне сорап, кызга ялынып-ялварып карадылар, «җаным, бәгырем, алма кисәгем»не әйтеп карадылар, ләкин ул берничек тә игә килмәде. Ш.Бикчурин. Алма төсле к. алма кебек. [Онык] Үсеп килә сылу булып кына, Алсу алма төсле тулып кына! Алмаз төсле затлы булып кына!.. Р.Миңнуллин. Алма төшәрлек урын булмау (калмау) Бик тыгыз, кеше бик күп булу, басып (утырып) тору өчен урын бетү. Кичә тархан Әхмәт, иртәгә барысы да хәл ителәчәк, дип тынычландырып җибәргән иде, таң белән янә килеп тулганнар – мәйданда алма төшәрлек урын да калмаган. М.Хәбибуллин. Алма шикелле к. алма кебек. Күзләреңнән күреп торам, би-и-ик чибәр, би-и-ик сылу, алсу алма шикелле би-и-ик татлы шаһинәгә өйләнәчәксең тиздән. Л.Лерон



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә