АЛЛЫ’-ГӨЛЛЕ с. 1. 1) Төрле ачык төсләрдәге. Алан тиз арада ямь-яшел булды, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелде. Р.Фәизов

2) Ал, аксыл кызыл, сыек кызыл, кызгылт ак һ.б.ш. төсле бизәк(ләр) төшерелгән, рәсемнәр ясалган, чигелгән, тегелгән, шундый төсләр белән буялган. [Диләрам] Урындыкка утыргач, вак толымнарының берничәсе яңагына төште, башын түбән игәнгә, түбәтәе өстендәге аллы-гөлле чигешнең бөтен бизәкләре күренде. М.Маликова. [Чиләкләрнең] Тышлары аллы-гөлле бизәкле, эчләре ялтырап тора иде. Р.Хафизова

3) Җемелдәп торган, җемелдәвекле. Хәзер алай йөри алмыйм, утыз-кырык адым атлауга башым әйләнә, күз алдымда аллы-гөлле, күкле-яшелле, сарылы-кызыллы очкыннар бии башлый. Г.Тавлин. Ул керфекләрен йома, күз алдында аллы-гөлле тәңкәләр биешә. Н.Хәсәнов

4) күч. Якты, гаҗәеп матур, искиткеч гүзәл (киләчәк, өмет һ.б. турында). Тыңлаган кешеләрнең күз алдына ул сөйләгән вакыйгалар аллы-гөлле чынбарлык булып килеп баса. В.Юныс. Әлегә барысы да бәхетле, дөнья аллы-гөлле төсләргә буялган иде. Т.Галиуллин

5) күч. Берәр кемгә яки нәрсәгә ярарга тырышып эшләнгән, мактап күрсәтелгән; арттырып әйтелгән. Нәчәлство якты йөз күрсәткән иде, икенче көнне үк, гәҗит тутырып, аллы-гөлле мәкалә язып чыкты. Т.Миңнуллин

2. рәв. мәгъ. Төрле ачык төсләр булып; ачык, якты төсле итеп. Зиһеннәре чуалмаган кешеләргә Минем халәт – бер юләрлек, чын менә. Ак һәм кара бу дөнья, дип кабатласам, Синең сурәт аллы-гөлле күренә. Ф.Мөслимова. --- бер акланның бер башында аллы-гөлле киенгән авыл кызлары тупланган. А.Таһиров

3. хәб. функ. Әйбәт, кулай, яхшы; теләгәнчә булу, шома бару турында. [Самат:] Айлар буе барысы да көйле иде, Эшләребез җайлы, аллы-гөлле иде. Т.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә