АЛЛЫ’-АРТЛЫ рәв. 1) Бер-бер артлы, берсе артыннан икенчесе, рәт белән. Хәзер урман шулкадәр куе иде, безнең юлчыларга аллы-артлы барырга туры килде. Г.Гобәй. Сәгать ярым узмады, идарә каршына аллы-артлы ике «УАЗ» килеп туктады. Г.Кашапов. Шуңа күрә Сәрвия белән Галияр өске яктагы сукмактан аллы-артлы бардылар. М.Хуҗин

2) Бер кешенең яки нәрсәнең алдыннан һәм артыннан. [Милиционерлар] Тагын аллы-артлы саклап, Мотаһирны урамга алып чыктылар. Р.Кәрами

3) Нәрсәне дә булса җилкәнең ике ягына: берсен алга, икенчесен артка каратып. Шулвакыт, аларның әңгәмәләрен бүлеп, сөттән бушаган --- әрҗәләрен аллы-артлы асып, Зәмзәмбикә килеп керде. М.Хәсәнов. Мотаһир аллы-артлы аскан йөген, янтаеп, иңеннән төшергәндә, арттагы бәндә аның муен тамырына китереп сукты. Р.Кәрами

4) Кыска вакыт аралыгында, бер-бер артлы, берсен икенчесе артыннан бастырып. Алар шулай аллы-артлы авылга кайтып керәләр. Хәйдәр

5) Бер-бер артлы, берсе икенчесеннән соң (мәс., искә төшү, вакыйгалар булу)

6) Әле алга, әле артка (бару, йөренү). «Соңгы вакытларда мондый мәҗлесләр арыта башлады», – дип, аллы-артлы йөренеп алды. М.Сәлимҗанов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә