АЛЛОМОРФ и. гр. лингв. Тиңдәш мәгънәгә ия булган, әмма бер-берсеннән кулланышының морфонологик шартлары белән аерылган морфлар (мәс., халык – халк-ым, озын – оз-аю һ.б.). Флектив телләрдә, шул исәптән рус телендә, алломорфлар һәм морфның фонетик төрләре аерылалар, алломорфлар – морфонологиядә, морфның фонетик вариантлары фонетикада җентекләп өйрәнелә. Татар грамматикасы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә