АЛЛИТЕРА’ЦИЯЛЕ с. әд. Аллитерациягә нигезләнгән, аллитерация ысулында язылган. «Димче диңгез кичерер» дигәндәге сүзләр әйтерсең лә аллитерацияле рифмалардан гына төзелгәннәр! Х.Туфан. Яңгырау характерына карап, төгәл һәм төгәл булмаган, бай, ярлы, кушма, рәдифле, аллитерацияле, ассонанслы һ.б. төрле рифмаларны аерып күрсәтергә була. Г.Нуриев |