АЛЛИГА’ТОР и. ингл.<исп. 1) Америкада һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиядә яши торган крокодилларның бер төре. --- безнең песнәккә охшаганрак ике кошчык нидер чүпләнеп йөри. Әгәр крокодил авызын шап итеп япса, шунда калалар бит инде. Әмма аллигатор ник бер селкенеп карасын. Р.Ибраhимов 2) аллигаторлар күпл. Тешләре, авызын япканда, тулысынча казналыгы белән томалануы, авызының очы тупыйграк булуы, бары тик төче суларда гына яши алуы белән аерылып торган крокодилларның аерым бер семьялыгы (бу семьялыкка аллигаторлар һәм кайманнар керә). Крокодиллар, аллигаторлардан аермалы буларак, тел очларындагы һәм яшь бизләре аша, тәннәрендәге артык тозны бүлеп чыгару сәләтенә ия, шуңа күрә алар тозлы суларда да яши ала |