АЛЛЕ’Я и. фр. Як-ягына агачлар, куаклар яки чәчәкләр утыртылган юл; парклардагы, шәһәр бакчаларындагы юл. Иртән ул, бакча аллеясындагы агач эскәмиягә чыгып утырып, ярты сәгать чамасы кытай гимнастикасы белән шөгыльләнә. М.Мәһдиев. Мин үземне хәзер лаләләр аллеясында итеп хис кылам. Г.Кутуй. Анда каршы яктагы тын аллеяда бала арбасы тәгәрәтүче бер яшь хатыннан бүтән кеше күренмәде. Г.Тавлин // Як-ягына сугышта һәлак булганнарның, берәр өлкәдә танылган затларның һәйкәлләре, исемнәре куелган юл. Шул паркның нәкъ урта бер җирендә «Батырлар аллеясы»на нигез салынып, --- каһарманнарыбызга һәйкәлләр куелды. Ш.Мостафин |