АЛЛЕРГИ’Я и. гр. Организмның кайбер ярсыткыч матдәләр тәэсиренә нормаль булмаган реакциясе (гадәттә тәнгә, биткә кызыл таплар чыга һәм кеше авыру халәте кичерә: температурасы күтәрелә, тәне кычыта, күңеле болгана һ.б.). Инде рәтләнеп кенә килә дигәндә, Маратның бөтен йөзе, тәне, шешеп, ямьсез таплар белән капланды, ул көне-төне акырды. Врачлар, аллергия, диделәр. Ф.Садриев. «Аллергия» дигән нәрсәне беләсеңме син, инженер? А.Гыйләҗев. Шул бала һич авырудан мантый алмады. Аллергия. Н.Хәсәнов |