АЛЛЕ’ГРО рәв. ит. муз. 1. Музыкаль әсәрне башкару темпы: тиз, йөгерек, кызу, җәһәт. Уйнаганда, миңа, бу җирендә – анданте (салмаграк), бу төшендә – аллегро (кызурак), дип әйтеп тә тора. Ә.Еники

2. и. мәгъ. Шушы темпта башкарылган музыкаль әсәр яки аның бер өлеше. Симфония түбәндәге бүлекләрдән тора: беренче бүлек – аллегро, ягъни тиз башкарыла торган музыка; икенче бүлек – анданте, ягъни салмак башкарыла торган, өстәвенә лирика белән сугарылган музыка; өченче бүлек – менуэт (аристократлар даирәсендә башкарыла торган нәзакәтле бию) яисә скерцо, ягъни шаян өлеш; дүртенче бүлек – финал, кагыйдә буларак, кабатлану нигезендә башкарыла. К.Гыйззәтов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә