АЛЛЕГО’РИЯ и. гр. 1) Сәнгатьтә (мәс., Урта гасыр сәнгатендә, Яңарыш, барокко, классицизм чорларында) һәм әдәбиятта абстракт төшенчәләрнең нинди дә булса конкрет художество образлары яки формалары ярдәмендә бирелеше (гадәттә читләтеп әйтү өчен кулланыла). Болар, янәсе, тормышны үзгәртеп, сәерләндереп сурәтлиләр, гипербола, аллегория, символ, гротеск алымнарын мул кулланалар. И.Нуруллин. Символлардан аллегория, башлыча, конкрет әйберләргә бүтән мәгънә бирүе белән аерыла. Әдәбият 2) ирон. Яшерен эчтәлектәге мәгънә, кемгә (нәрсәгә) дә булса ишарә, киная. Бу егет аллегория белән исәпләшеп вакланмый. М.Юныс |