АЛЛЕГО’РИК с. 1) Аллегория эчтәлегендә булган, аллегория алымы кулланылган, аллегориягә нигезләнгән (сәнгать яки әдәби әсәр, образ, сөйләм һ.б.) Әҗәл – биредә аллегорик персонаж. И.Нуруллин. Эдик түшәмгә ясаган аллегорик рәсемнәргә күрсәтте. М.Юныс. Аларның бер өлеше дини китапларда урын алса, икенчеләре, аллегорик формада, мәсәл жанрына якынайтылып, һиндларның «Панчатантра», гарәпләрнең «Кәлилә вә Димнә»ләрендә күп очрый. Казан утлары 2) күч. Читләтеп әйтелгән, ишарәләп күрсәткән, кинаяле; иронияле. Мәсәлән, түбәндәге мәкальләр туры мәгънәсендә дә, күчерелмә, аллегорик мәгънәсендә дә кулланылырга мөмкин: «Кояш барда йолдыз күренми»... Ф.Урманче |