АЛЛА’У ф. 1) Ал итү, алландыру, ачык кызыл төс бирү, кызарту 2) Ал төскә буяу, алга ману, ал төскә кертү. Чәчрәп аккан каным Идел дулкыннарын аллады. Р.Харис 3) Биткә ал, ачык кызыл төстәге иннек ягу, иннек сөртеп алландыру. Ал битләрең аллама, телең белән баллама. М.Фәйзи Аллап алу Кыска вакыт аралыгында, тиз генә аллау Аллап бетерү Тулаем яки барысын да аллау Аллап кую Аллаган хәлгә китереп калдыру Аллап тору 1) Һәрвакыт, даими, гел аллау 2) Әле, хәзерге вакытта аллау |