АЛЛАСЫЗ с. 1. Алланың барлыгын танымаган, дингә ышанмаган; дәһри. Исемем Ибраһим, яшь чагында «Алласыз Ибраһим» дип кушамат биргәннәр иде. Социалистик Татарстан // Яраксыз, файдасыз, дин таләпләренә туры килми торган. Мәчеттән клуб ясатып, Алласыз эш кылдым, Иманыма пычрак сулы Ерганакны ердым. Р.Шиһапов

2. и. мәгъ. Дингә каршы пропаганда алып баручы, дәһри кеше, атеист. – Кайттыңмы, алласыз?! – дип ыжылдады ул [бабасы], Василийның аркасына сыдырып. З.Мәхмүди

3. рәв. мәгъ. Алланың барлыгын танымыйча, Аллага, дингә ышанмыйча. Инде менә җитмеш ел без Алласыз һәм динсез яшибез. Ә.Еники. Алла юк, ләкин аны ясарга кирәк иде, чөнки кешеләр Алласыз яши алмый! Р.Мөхәммәдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә